“Әкият”леләрнең гастрольләре моның белән генә тәмамланмый. 26, 27 сентябрь көнне коллектив Яр Чаллының “КамАЗ” һәм С.Садыйкова исемендәге концерт залында, Алмания, Франция, Беларуссидә узган халыкара фестивальләрдә уңыш яулаган “Казлар-аккошлар” дип исемләнгән спектаклен күрсәтә.
Билгеле булганча, әлеге сәхнә әсәрен рус халык әкияте нигезендә, язучы Лев Кожевников курчак театры өчен махсус язган. Аны сәхнә куючы — Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлклесе Илдус Зиннуров. Композиторы — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов, рәссамы — республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Губский.