Римма Ратникова Казан укучыларына мәдәният дәресе уздырды

2016 елның 16 сентябре, җомга

Бүген «Әкият» театрында Казан мәктәпләре укучылары өчен Мәдәният дәресе уздырылды.  «Укучының мәдәни көндәлеге» проектына башлангыч бирәчәк бәйрәмдә 35 номерлы мәктәпнең  245 башлангыч сыйныф укучысы катнашты. Театр ишек төбендә балаларны әкият геройлары каршы алды, ә фойеда артистлар шаян  зарядка ясатты.

Мәдәният дәресен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары  Римма Ратникова уздырды. Ул балаларны яңа уку елы башлану белән тәбрикләде, уңышлар теләде, мәдәни хәзинәләрне мөмкин кадәр күбрәк үзләштерергә, белемнәр тупларга өндәде, «Укучының мәдәни көндәлеге» шушы эштә зур ярдәмче булачагын әйтте.

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International