Бүген 15 сентябрь — татар театрына нигез салучыларның берсе, бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 129 ел. Шул уңайдан әдипнең туган көнендә Казанның Архангел зиратында Кәрим Тинчуринның каберенә чәчәкләр салу, аны искә алу чарасы уздырылды. Әлеге зиратта 1929-1942 елларда атып үтерелгән сәяси репрессия корбаннары исемнәре уелган мемориал стела куелган. Анда Кәрим Тинчурин исеме дә бар. Чарада Татарстанның мәдәният министрлыгы вәкилләре, театр җәмәгатьчелеге, әдәбият әһелләре катнашты.
Иң элек алар, Казанның Мәрҗани мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтахов белән берлектә, Кәрим Тинчурин рухына багышлап дога кылды.
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов Казанда әдип исемендәге халыкара фестиваль уздырылуын искәртте, бүген Тинчуринның эшен дәвам итүчеләр барлыгын, аның иҗатына мөкиббән кешеләр күплеген билгеләп үтте.
«Кызганыч ки, репрессия дигән шомлы еллар татарның бик күп әдипләрен, әдәбият, сәнгать әһелләрен алып китте. Аларның шактые әле озак еллар дәвамында милләтебезгә хезмәт итәрдәй шәхесләр иде. Нәтиҗәдә, алар тарафыннан ничәмә-ничә әсәр язылмый, образлар тудырылмый калды. Бу, әлбәттә, татар халкына бик зур зыян салды. Әлеге шәхесләр арасында Кәрим Тинчурин аерым урын тота», — дип сөйләде ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт.
Хәтер чарасы Кәрим Тинчурин исеме теркәлгән мемориал стелага чәчәкләр китерү тантанасы белән төгәлләнде.