16 сентябрьдә сәгать көндезге унбердә «Әкият» татар дәүләт курчак театрында укучылар өчен мәдәният дәресләре уздырыла. Чарада башлангыч сыйныф укучылары катнаша. Дәресне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин уздыра.
Бу дәрес Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов химаясендә уздырыла торган «Укучының мәдәни көндәлеге» проектына старт бирәчәк. Башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшырылачак мәдәният дәресләре республиканың барлык муниципаль берәмлекләрдә уздырыла.
Проект 2014 елдан бирле Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татармультфильм» компаниясе белән бергәләп оештырыла.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте