Лаеш районының Дятлово авылында яңа клуб ачылды

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Лаеш районының  Дятлово авылында яңа клуб ачылды, ул «Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше» федераль максатчан  программасы нигезендә төзелде. Чарада РФ Мәдәният министрлыгының  Мәдәни мирас өлкәсендә контроль, күзәтчелек һәм   лицензияләү департаменты директоры Владимир Цветнов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм Лаеш  муниципаль районы башлыгы  Михаил Афанасьев катнашты. 

Кунаклар авыл халкын әлеге шатлыклы вакыйга белән тәбрикләделәр.

Айрат Сибагатуллин яңа мәдәният йорты директоры Любовь Хәсәновага әлеге бинаны матди-техник җиһазлауга  сертификат тапшырды. Кунаклар клубны, ә соңрак җирле артистлар чыгышын карады. 

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International