22 сентябрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Россия һәм Татарстан композиторларының яңа әсәрләреннән торган “Фуат Мансуров премьералар тәкъдим итә” дип исемләнгән симфоник оркестр концерты була

2007 елның 18 сентябре, сишәмбе
  22 сентябрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Россия һәм Татарстан композиторларының яңа әсәрләреннән торган “Фуат Мансуров премьералар тәкъдим итә” дип исемләнгән симфоник оркестр концерты була.

ТР Композиторлар берлегеннән алынган мәгълњматларга караганда, программада Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары Анатолий Луппов композициясе, Шамил Тимербулатовның әнисенә багышлап иҗат ителгән “Шәһәрдән читтә” дигән бишенче симфониясе һәм Казан композиторлар мәктәбенең “Болгар хәрәбәләре сере” дип аталган унберенче симфониясе бар.

Симфоник музыка сөючеләр игътибарына шулай ук беренче тапкыр Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Лоренс Блиновның В.Катаев текстына иҗат иткән “Пень”, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Резеда Эхиярованың “Гармонияләр гимны” (Розалина Шаһиева әсәре) кантатасы да тәкъдим ителәчәк.

Яшь композиторлардан кичәдә Лилия Таһирова белән Елена Анисимова әсәрләре дә яңгыраячак.

Кичә дәвамында ТР симфоник оркестры белән Россиянең һәм Казакъстанның халык артисты, академик, оркестрның сәнгать җитәкчесе Фуат Мансуров дирижерлык итә. Концертта шулай ук Татарстанның атказанган артисты Резеда Галимова һәм Владимир Васильев, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисткасы Ирина Балякина катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International