Чаллы курчак театры яңа сезонын ачарга әзерләнә

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

2 октябрьдә 11.00 һәм 13.00дә Чаллы курчак театры утызынчы юбилей сезонын ачарга әзерләнә.  

Сезон  «Исәнмесез!» дигән гади атамалы  спектакль белән ачыла. Ул балаларга тәрбияле, тәүфыйклы булуның бөтен өстенлекләрен күңелле итеп аңлатып бирүгә юнәлтелгән.   Моннан тыш, артистлар балаларга һәм аларның әти-әниләренә уеннар, бәйге-ярышлардан торган программа да тәкъдим итәчәк.

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International