8 сентябрьдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы һәм КФУның Алабуга институты уздырган «Душа, не знающая меры…» («Чик-чаманы белми торган күңел») дигән Халыкара Цветаева укуларына нәтиҗә ясалды. Бу - укуларның йомгаклау чарасы булды. Конференциядә РФнең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән Цветаева иҗаты белән шөгыльләнүче галимнәр, тикшеренүчеләр, музей хезмәткәрләре, иҗади һөнәрләр вәкилләре катнашты.
Кичәге көн вакыйгаларга аеруча бай булды. Эчтәлекле, кызыклы мәгълүматлы нотыклар сөйләнде, «Паравозъ» һәм «Аргамак» әдәби журналларында язышучылар белән иҗади очрашу һәм «Әдәби журналларның үсеш мөмкинлекләре һәм кыенлыклар» дигән темага түгәрәк өстәл уздырылды.
Шулай ук танылган кунаклар – шагыйрьләр, язучылар Светлана Василенко, Ольга Кузьмичева-Дробышевская, Юрий Кублановский белән иҗади очрашулар, аларның китапларын укучыларга тәкъдим итү чаралары булды.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте