Казан дәүләт консерваториясенең яңа концерт сезонын ачу белән зур халыкара музыкаль проект башлана

2016 елның 9 сентябре, җомга

16 сентябрьдә ДЗКЗда Халыкара дини музыка фестиваленең беренче концерты була.  Казан консерваториясе мондый фестивальне  Palatina Klassik немец музыка берләшмәсе һәм Италиянең  La Fondazione Pro Musica e Arte Sacra сакраль музыка фонды белән бергәләп һәр елны уздыра.

Программа танылган әсәрләрдән төзелгән. Алар арасында  Петр Чайковскийның «Кышкы хыял» дигән беренче симфониясе һәм  Сергей Рахманиновның оркестр һәм  фортепиано өчен икенче концерты бар.  

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International