Казан кинофестивале – уникаль күренеш...

2016 елның 9 сентябре, җомга

«Казан кинофестивале – уникаль күренеш...».

XII халыкара мөселман киносы фестивале жюри рәисе  кинорежиссер Александр Прошкин фестивальнең беренче атнасы фильмнарын караганнан соң шундый нәтиҗә ясады.

Александр Анатольевич Прошкин «Родина» кинотеарында тамашачылар белән очрашу вакытында күп кенә илләрнең кинематографы, авторлар, актерлары аны чын-чынлап таң калдыруы, аның өчен ачыш булуы турында сөйләде. 

Кинофестиваль Казан тамашачысын да битараф калдырмый. Фикерләр әйтелә, фильмнар уйлануларга, билгеле бер нәтиҗәләргә этәргеч ясый. Прошкин әйткәнчә, Казан тамашачысы шул ягы белән көчле.

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International