Социаль-мәдәни һәм сәнгать өлкәсе белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) институтында Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән очрашу булды
Социаль-мәдәни һәм сәнгать өлкәсе белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) институтында Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән сайлауларга, шулай институтның киләчәктәге үсеше мәсьәләләренә багышланган очрашу булды.
Институт ректоры Рамил Садриев 2015/2016 уку елы буенча хисап доклады сөйләде. Институтның эшчәнлеге уңай бәяләнде.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте