Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе укучылары бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган ягында булып кайтты

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе укучылары бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган ягында булып кайтты.

Автобус турының төп объекты – Габдулла Тукайның әдәби-мемориаль музей-комплексы булды. Экскурсоводлар шагыйрьнең авыр бала чагы, аның Кырлайда уздырган гомере турында тәфсилләп сөйләделәр, музей экспозициясе, соңрак комплекс территориясендәге Тукай әкиятләре геройлары -  скульптуралар белән таныштырдылар.

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International