Свияжскида Европа мирасы көннәре

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

10, 11, 17 һәм 18 сентябрьдә  «Свияжск утрау-шәһәрчеге»   музей-тыюлыгы Европа мирасы көннәре форматында махсус экскурсия программалары тәкъдим итә.   

Акция ел саен сентябрь аенда ял көннәрендә уздырыла. Европа мирасы көннәренең максаты - гражданнарның мәдәниятләрнең байлыгы һәм төрлелеге турындагы белемнәрен тирәнәйтү, мирасның кыйммәтен һәм аны саклау ихтыяҗын аңлату.  

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International