Милли музейда Полина Илюшкинаның «Юлда ясалган рәсемнәр» күргәзмәсе ачылды

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

2015 елдан Татарстан Республикасы Милли музеенда «Милли музейда милли мәдәниятләр» дигән күргәзмә проекты эшли. Ул татарстанлыларны һәм республика кунакларын Татарстан Республикасында һәм аннан читтә  яшәүче төрле милләтләрнең тарихы һәм мәдәни үзенчәлекләре белән таныштыра.

Полина Илюшкинаның «Юлда ясалган рәсемнәр»е -шушы проектның яңа күргәзмәсе.  Анда Иран, Төркия, Тунис, Мальдив утраулары, Россия, Венгрия, Чехия, Мьянма (Бирма), Грузиянең истәлекле урыннарын, җирле халык вәкилләрен, мәдәниятен һәм көнкүрешен тасвирлаган рәсемнәре куелган.  

Күргәзмәдә авторның 2013 елдан башлап иҗат ителгән 30 дан артык эше бар.

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International