7 сентябрьдә «Родина», «Мир», «Корстон» кинотеатрларында, «Эрмитаж-Казан» үзәгендә, «Акт» театрында, Иннополис фән шәһәрчегендә XII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс һәм конкурстан тыш программасы фильмнары күрсәтелде. Бу көнне генә дә фестиваль фильмнарын 3400дән артык кеше карады.
Тамашачылар актив рәвештә фикер уртаклашалар: кайбер фильмнардан соң бәхәс кыза, аеруча залда авторлар утырса, тәнкыйть тә, мактау сүзләре дә мулдан әйтелә.
Кинофестивальнең матбугат үзәгендә эшләре конкурс программасына кертелгән авторлар катнашында матбугат конференцияләре уздырыла . Фестиваль кунаклары шәһәрдән һәм форумнан алган тәэсирләре белән уртаклаша.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте