9 сентябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестиваленә багышланган матбугат конференциясе була

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

9 сентябрьдә 12.00дә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының конференц-залында (Декабристлар урамы, 2нче йорт, 1нче кат) Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестиваленә багышланган матбугат конференциясе була. Искәртеп үтик: фестиваль 15-21 сентябрьдә була. Быел анда Татарстан, Марий-Эл, Дагыстан, Кыргызстан, Адыгея Республикалары, Оренбург өлкәсе театрлары катнашуы көтелә. Алар милли драматургия әсәрләре буенча куелган иң яхшы спектакльләрен күрсәтәчәк.

Фестивальнең программасы һәм быелгы үзенчәлекләре турында ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, әлеге театрның әдәби бүлек мөдире Шамил Фәрхетдинов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова катнашуы көтелә.

ММЧ вәкилләре матбугат конференциясендә катнашырга чакырыла. Аккредитация өчен электрон почта: leysik92mail.ru. Элемтә өчен телефон: 89274565023

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International