Халыкара Цветаева укулары

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Сентябрьнең 7 сендә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы һәм КФУның Алабуга институтында «Душа, не знающая меры…» («Чик-чаманы белми торган күңел») дигән Халыкара Цветаева укулары ачылды. Конференциядә РФнең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән Цветаева иҗаты белән шөгыльләнүче галимнәр, тикшеренүчеләр, музей хезмәткәрләре, иҗади һөнәрләр вәкилләре катнаша. Россиядән, Германия, Испания, Франция, АКШ, Казахстан һәм Украинадан быел 112 кеше Цветаева укуларына килде. Алар арасында доцент һәм профессорлар, музей хезмәткәрләре, Цветаева иҗаты белгечләре,  шагыйрьләр, язучылар, артистлар бар.

8-906-333-38-99

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International