5 сентябрьдә КФУның Алабуга институты актлар залында Марина Цветаева әсәрләре буенча төзелгән «Я не знаю, что мне делать с этой любовью…» («Бу мәхәббәтне миңа нишләтергә, белмим») дигән моноспектакль булды. Аны Мәскәүнең «111» дигән театры артисты Татьяна Горчакова һәм аңа фортепьянода уйнаган Ольга Оськина тәкъдим итте.
Программа М. Цветаева шигырьләреннән, «Повести о Сонечке» повестеннән өзекләр, артистның иҗат турында фикерләре, аның үзе иҗат иткән җырлары, кайбер атаклы композиторларның әсәрләреннән төзелгән.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте