Юрий Быков: «Караңгыны таратыр өчен кем дә булса ут кабызырга тиеш»

2016 елның 6 сентябре, сишәмбе

Бүген яшь кинематографистларның «Кино вакыты» дигән форумында танылган   кинорежиссер Юрий Быков «Чикләнгән прокатның чикләнмәгән мөмкинлекләре» дип аталган осталык дәресе уздырды.  

Режиссер һәм  сценарист Юрий Быков, «Дурак» һәм «Майор» картиналары, «Метод» сериалы авторы югары уку йортларының  кино факультетлары  студентлары һәм аларны инде тәмамлап чыгучыларга үзең төшергән фильмнарны кинотеатрлар экраннарына чыгармыйча да ничек уңышка ирешергә мөмкин булуы турында сөйләде. 35 яшьлек  кинематографистның тамашачыларда зур кызыксыну тудыруын осталык дәресендә катнашырга теләүчеләрнең 120дән артып китүе, шулай ук аңа бирелгән сорауларның күплеге ачык күрсәтеп тора.   Яшьләр Быковка һөнәре серләренә, шулай ук кино төшерү өчен каян акча табуга кагылышлы сораулар бирделәр. Шулай ук табыш китерә торган фильмнар турында да сүз булды.  «Мин акча көрәү максатында фильмнар төшерүне гомумән аңламыйм, – диде режиссер. - Караңгыны таратыр өчен кем дә булса ут кабызырга тиештер бит инде?!». Сорау риторик булса да, күпләрнең күңелләренә ул игелекле иҗат орлыклары чәчкәндер дип ышанасы килә. Бар нәрсәне акча бизмәненә генә салып үлчәргә ярамый, каткан, тарайган күңелләргә бәрәкәтле нур булып үтәчәк гамәлләр башкару да фарыз. Кинорежиссер шул турыда фикер йөртә булса кирәк.

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International