7 сентябрьдә кичке сәгать биштә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә бу көннәрдә Казанда узучы мөселман киносы фестивале кысаларында РСФСРның халык артисты Людмила Хитяева белән очрашу була.
Людмила Хитяева Сергей Герасимовның «Тын Дон» картинасында Дарья ролен башкаруы белән кинематографта танылу алды. Әлеге эше аның иҗатында иң күренеклесе булып тора. 60-70 елларда артист еш уйный, бик популяр була. Шул заманында халык арасында хәтта: «Рәсәйдә көләч ике йөз атаклы - Гагаринныкы һәм Хитяеваныкы» дигән әйтем дә йөри.
Артистның иҗаты, уңышка ирешү тарихы турында беләсегез, сезне кызыксындырган сорауларга җавап аласыгыз килсә – очрашуга рәхим итегез. Керү түләүсез.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте