16 сентябрь 18.30да К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә О.Батырай исемендәге Даргин дәүләт музыкаль драма театрының “Ана йөрәге” спектакле тәкъдим ителә. Раисат Хубецова әсәре буенча куелган әлеге трагедия тамашачыларга Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале кысаларында тәкъдим ителә. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Ана йөрәге” спектакленең премьерасы былтыр апрель аенда булган. Пьесаны Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Мостафа Ибраһимов сәхнәләштергән.
Спектакльнең төп каһарманы – 5 бала анасы Баху улларын Кавказ халкы гореф-гадәтләре буенча ялгызы тәрбияләп үстергән. Ана кеше аларның һәркайсын өйләндереп, башлы-күзле итү турында хыяллана. Булачак кәләшләрне дә әллә каян эзләп торасы юк: Ира, Җәмилә, Зәринә һәм Әминат күршедә генә яши. Егетләр һәм кызлар буш вакытларын аралашып, анага хуҗалык эшләрендә булышып үткәрә. Аларның дус һәм тату яшәүләренә ялгыз күршеләр Бимболат белән Хәнисәт тә сөенә. Әмма сугыш афәте ананың хыялларына тормышка ашарга ирек бирми.
Осетия драматургы Раисат Хубецова пьесасында сугышның галәми афәте бер гаилә тарихы, бер ана күзлегеннән сурәтләнә. Бөтен әниләр дә бертигез: бала үлеме аларның һәркайсы өчен дөньядагы иң куркыныч фаҗига. Снарядлар шартлап, җиргә кан коелганда өй җылысының сүрелүен, нәсел чылбырының өзелүен күрүдән дә авыррак нәрсә булуы мөмкин түгел.