Казанда XII Халыкара мөселман киносы фестивале ачылды

2016 елның 6 сентябре, сишәмбе

5 сентябрьдә  «Пирамида»да XII Халыкара мөселман киносы фестивале ачылды. Кызыл келәмнән режиссерлар Александр Прошкин, Ситдикъ Бармак, Усман Сәфәров, Юрий Быков, Мәҗит Мәҗиди, Константин Лопушанский, Йосыф Разыков, актерлар Юрий Назаров, Людмила Хитяева, Людмила Мальцева, Борис Львович, Полина Толстун, Ирида Хөсәенова, җырчылар Ринат Ибраһимов һәм Тамара Яндиева, кинооператор Валерий Севастьянов һәм башкалар узды.

Сәламләү сүзләрен тамашачыларга җиткерү өчен сәхнәгә беренче булып Илдар Халиков күтәрелде. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның фестиваль кунакларына тәбрикләвен җиткерде. 

Илдар Халиков фестивальне оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерде. Фестивальгә 52 илдән 703 гариза алынды.

Соңрак тамашачылар алдында Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе   Равил Гайнетдин чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевка Казанда мөселман киносы фестивале уздыру идеясен хуплавы һәм аңа ярдәм күрсәтүе, ә хәзерге Президент Рөстәм Миңнехановка ел саен фестивальне югары дәрәҗәдә уздыруга төрле яклап булышлык итүе өчен олы рәхмәт белдерде. 

Равил Гайнетдин Татарстанда фестиваль төрле мәдәниятләр арасында багланышлар, төрле илләрнең үзара ихтирамлы мөнәсәбәте күрсәткече булып тора, дип билгеләде. «Халыкларны, илләрне каршы кую һич дөрес түгел. Илдә иминлекне һәм тотрыклылыкны саклау, халыкларның, диннәрнең һәм мәдәниятләрнең берләшүе хакына без, киресенчә, иң күркәм хасиятләребезне, рухи һәм әхлакый хәзинәләребезне  күрсәтергә тиешбез», - диде ул.

Соңрак фестивальгә килгән төрле тәбрикләү телеграммалары укылды. Концерт номерлары, күренекле артистлар, режиссерлар чыгышлары тамашачыларда гаять матур тәэсирләр калдырды.

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International