Бүген 5 сентябрьдә «Пирамида»да XII Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылу тантанасы узачак. Фестивальнең кызыл келәме буйлап режиссерлар Александр Прошкин, Ситдикъ Бармак, Усман Сапаров, Юрий Быков, Мәҗит Мәҗиди, Константин Лопушанский, Йосыф Разыков, актерлар Юрий Назаров, Людмила Хитяева, Людмила Мальцева, Борис Львович, Полина Толстун, Ирида Хөсәенова, җырчылар Ринат Ибраһимов һәм Тамара Яндиева, кинооператор Валерий Севастьянов һәм башкалар узачак.
Кызыл келәм кичке алтыда ачыла, фестивальне ачу тантанасы кичке сәгать җидедә башлана. Тантананы матбугат чараларында яктырту өчен аккредитация узган журналистлар чакырыла. Матбугат хезмәте җитәкчесе - Руслан Шиһабетдинов, 89272400017
Аккредитация хезмәте белгече — Лиана Нурышева, 89372850121
kazan-mfmk.com
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте