Хөрмәтле журналистлар!
5 сентябрьдә көндезге сәгать бердә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының утырышлар залында XII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале ачылуга багышланган матбугат конференциясе була. Катнашалар:
- Сибагатуллин Айрат Миңнемулла улы, Татарстан Республикасы мәдәният министры;
- мөфти, шәех Равил Гайнетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе;
- Прошкин Александр Анатольевич, режиссер, сценарист, РФ халык артисты, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, фестиваль жюрие рәисе;
- Лаврентьев Сергей Александрович, кино белгече, кино тәнкыйтьчесе, фестивальнең сайлап алу комиссиясе рәисе.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте