Сентябрьнең 2сеннән 4 сенә кадәр Казанда V халыкара яһүд музыкасы фестивале уздырыла. Анда Израиль, Россия, Белоруссия, Украина һәм Казахстаннан музыкантлар катнаша. Татарстан башкаласына 50 музыкант –скрипачы Саня Кройтор (Израиль), җырчы Михаэль Рискин (Израиль), «Пушкин Клезмер Бэнд» ансамбле, «The Shuk» (Израиль) ансамбле, «Гилель» триосы (Белоруссия), «AHAVA» төркеме (Казахстан), «Ойфн Вег» дуэты (Мәскәү) «Grand Positive» ансамбле (Ярославль) киләчәк.
8 950 320 8866 (Елена Остроумова)
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте