Лаеш районының Усад прогимназиясендә узган тантаналы линейкада район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты. Быел бу уку йортына 32 бала беренче сыйныфка керде. Тантаналы линейка алдыннан Михаил Афанасьев аз гына вакытка укытучы, ә Айрат Сибагатуллин укучы роленә керде, «укучы» мәктәп еллары белән бәйле кадерле истәлекләре белән уртаклашты.
Михаил Афанасьев соңрак районда мәгариф өлкәсендә башкарылган эшләр, уңышлар һәм кыенлыклар турында сөйләде. Айрат Сибагатуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның яңа уку елы башлану уңаеннан тәбрикләвен укып китте, укучыларга үз исеменнән дә теләкләрен җиткерде.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте