29 августта Казан яшь тамашачы театрында «Каллиграфия әкияте» дигән театральләштерелгән күргәзмә ачылды. Анда театрның артистлары катнашты.
Күргәзмәдә Екатеринбург рәссам-каллиграфия остасы Айрат Хисмәтуллин һәм Казан рәссамы Айзат Минһаҗев эшләре файдаланылган. «Каллиграфия әкияте»ндә рәсем һәм графика бергә файдаланылган кызыклы картиналар куелган. Күргәзмәгә үзенчәлекле балалар килгән иде. Алар өчен рәсем ясау һәм пыяладан мозаика төзү буенча осталык дәресе уздырдылар.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте