«Песенка года 2016» унҗиденче халыкара балалар иҗаты телевизион фестиваленең төп бүләген Казаннан Айгөл Вәлиуллина яулады. Татарстаннан Марина Мищенко (Чаллы), Эльвира Зарипова (Кукмара), Зилия Вафина (Шәмәрдән) беренче урынга лаек булды. Икенче дәрәҗә диплом белән Даниил Пасынков (Казан) бүләкләнде, ә Диана Гайнетдинова (Биектау) һәм Никита Федоровка (Зеленодольск) жюри өченче урынны бирде. Бу яшь талантлар –«Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә җиңүчеләр.
Бүләкне аларга мәшһүр Ангелина Вовк тапшырды һәм «Орленок» балалар үзәгенә үзе оештырган конкурста катнашырга чакырды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте