“Алтын мөнбәр” фестивале җиңүчеләре билгеле булды

2007 елның 12 сентябре, чәршәмбе
 

Кичә 6 сентябрьдән 12сенә кадәр башкаланың мәдәният тормышын җанландырып торган “Алтын мөнбәр” III Халыкара мөселман киносы фестиваленә йомгак ясалды.

Билгеле булганча, быелгы фестивальнең географиясе шактый киң булды. Анда барлыгы 46 илдән 200ләп эш тәкъдим ителгән иде. Бәйгегә исә 30 илдән 49 эш кабул ителде.

Бүләкләү тантанасы махсус призлар тапшырудан башланды. Аның беренчесен Казан мэры Илсур Метшин, “Мусльманин” дигән фильмда төп рольне башкарганы өчен, Россиянең халык артисты, фестиваль кунагы Евгений Мироновка тапшырды. Үзенең чыгышында ул киләсе елга да фестивальдә яхшы фильмнар тәкъдим ителсен иде, дигән теләктә калды. Үз чиратында, Евсгений Миронов та “Алтын мөнбәргә уңышлар теләде.

“Ислам дөньясы” (Исламский мир”) телевизион компаниясенең “Ислам мәгарифе эшенә керткән өлеше өчен” дип исемләнгән махсус призга “Бог Авраама” (АКШ) фильмы режиссеры Заһир Эхмәт лаек дип табылды. Бүләкне аңа фестивальнең генераль директоры Зауди Мамиргов тапшырды.

“ТӨРЕКСОЙ” халыкара оешмасының “Төрки дөнья кинематографиясе үсешенә керткән өлеше өчен” дигән махсус призын, “Бабай” фильмы өчен, әлеге оешма рәисе Мостафа Балчик һәм Төркия кино йолдызы Айдан Шенер кулыннан Татарстан режиссеры Альберт Шакиров алды.

Россия кино белгечләре һәм тәнкыйтьчеләре гильдиясе махсус призы — фил сыннарын әлеге оешма президенты Виктор Матизен, “Ахлям” (“Бәхет”) картинасы өчен, Мөхәмәд әл-Дараджига һәм, “Поездка в Зигзигленд” фильмы өчен, режиссер Нокиль Балливянга тапшырды. “Филләр — изге һәм тәнкыйтьчел хайваннар. Алар сыйфатлы нәфис фильмнар яклы”, - дип белдерде ул.

Тамашачы мәхәббәтен быелгы фестивальдә Татарстанның халык артисты, режиссер Рамил Төхфәтуллин тарафыннан төшерелгән “Дилемма” картинасы яулады. “Алтын мөнбәр” сынын Рамил әфәнде ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый кулыннан алды. Жюриның махсус призын, тарихның моңа кадәр яктыртылмаган якларын экранда сәнгатьчә гәүдәләндергәне өчен, ике фильм — “Учитель ОБЖ” (режиссеры Геннадий Акименко) һәм “Туземцы” (режиссеры Рашид Бушареб) картиналары бүлеште.

“Кино сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен” дигән бүләккә “Мухаммад — посланник Бога” картиансы өчен режиссер Мостафа әл-Аккаду лаек булды. Аны фестивальнеә генераль спонсоры — Төмән өлкәсе татар конгрессы президенты Нурулла Саттаров тапшырды.

“Иң яхшы телевизион фильм” номинациясендә “Полиогн” фильмы өчен режиссер Асад Таха, “Документаль фильмда иң яхшы режиссер эше” номинациясендә “Цвет маслин” фильмы өчен режиссер Каролина Ривас бүләкләнде.

Быелгы конкурска барлыгы 12 документаль фильм сайлап алынган иде. Жюри тарафыннан Күвәйт режиссеры Абдуллах Бушахриның “Теряя Ахмата” картинасы “Иң яхшы документаль фильм” номинациясенә лаек дип табылды. Бүләкне фестиваль кунагы, дөньякүләм танылган казакъ язучысы Олжас Сулейменов тапшырды. “Кыска метражлы иң яхшы нәфис фильм” дип, конкурста катнашкан ундүрт фильм арасыннан, Башкорстан режиссеры Гөлүзә Фаршатованың “Ике хатын” картинасы сайлап алынган. Бүләкне жюри әгъзасы, Мисыр киноактрисасы Сафия әл-Амри тапшырды.

Татарстан режиссеры Салават Юзиевның “121” дип исемләнгән кыска метражлы фильмы, жюри тарафыннан Тукай иҗатын ачкан яхшы картина буларак бәяләнде. Бүләкне аңа Бөтендөнья татар конгерссы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин тапшырды.

“Иң яхшы оператор эше” номинациясендә оператор Мәхмүд Калари “Баба Азиз” фильмы өчен бүләкләнде. Америка режиссеры Джефф Ренфроның “Гражданский долг” картинасында Терри ролен башкарган Питер Краузе “Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы” номинациясендә җиңүче дип табылды. “Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы” номинациясе бүләге, “Грбавица” фильмында Эсма роле өчен, актриса Мирана Карановичка бирелде. “Грбавица” фильмына янә бер — “Нәфис фильмда иң яхшы режиссура” номинациясендә бүләкләнде. “Алтын мөнбәр” режиссер Ясмина Жбаничка бирелде.

“Иң яхшы нәфис фильм сценарие” дип Һиндстан режиссеры Нагеш Кункурныңз “Нить” фильмы сценарие табылды.

Фестивальнең абсолют җиңүчесе — “Иң яхшы нәфис фильм” номинациясенә лаек эш дип, жюри Алмания-Франция-Тунис-Маҗарстан-Швейцария-Иран-Бөек Британия белән берлектә төшерелгән “Баба Азиз” фильмын билгеләде.

Татарстан Республикасы Президентының “Сәнгатьтәге гуманлылык өчен” дип исемләнгән махсус призын ТР Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева “Древо мира” фильмы өчен профессор Кристина Вагнерга тапшырды.

“Алтын мөнбәр” безне барыбызны да берләштерде, дуслаштырды һәм бу безнең өчен бик тә куанычлы”, - дип белдерде Зилә Вәлиева. Ул шулай ук атна дәвамында алны-ялны белми эшләгән жюрига рәхмәтләрен белдерде.

Кичә дәвамында җырчылар Әхмәт Агади, Резеда Галимова, Айгөл Хәйри иң матур җырларын, Татарстан җыр һәм бию ансамбле дәртле биюләрен тамашачыларга бүләк итте.

Форум “Созвездие-Йолдызлык” фестивале солистлары башкаруындагы “Без булдырабыз!” җыры белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International