Башкортостаннан килгән мәдәният хезмәткәрләре катнашында түгәрәк өстәл узды

2016 елның 29 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Башкортостаннан килгән мәдәният хезмәткәрләре катнашында «Халык мәдәнияте өлкәсендә  актуаль мәсьәләләр» дигән темага түгәрәк өстәл узды.  

Чара барышында ике республика өчен мәдәният өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу, белгечләр чыгышлары, танышу-аралашу булды.

30 августта кунаклар Татарстан Республикасы көне уңаеннан уздырылачак чараларда катнашырга ниятли.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International