Сентябрьнең 2 сеннән 4 сенә кадәр Казанда V Халыкара яһүд музыкасы фестивале уза.
Анда Израиль, Россия, Белоруссия, Украина һәм Казахстан музыкантлары катнаша.
Музыкаль форум традицион төстә Петербург урамында open-air форматындагы концерт белән ачылачак.
Чакырылган коллективлардан тыш, концертларда Татарстан музыкантлары: «Симха» ансамбле, «Tatarica» оркестры һәм башкалар чыгыш ясаячак.
kazan.mfem@gmail.com, +7 950 320 88 66
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте