Быелдан Казан мөселман кинофестивале меценатлы булды. Татарстанның эре компанияләре һәм учреждениеләре фестивальгә матди ярдәм күрсәтергә карар кылды.
«Татарстан Республикасы күперләре» акционер җәмгыяте генераль директоры Ринат Мөхьянов актер Владимир Вдовиченковны һәм Елена Лядованы; «Просто молоко» җитәкчесе Марат Моратов Алексей Петренконы; Республиканың кан үзәге баш табибы Рамил Тураев Людмила Хитяеваны, «Генерирацияләүче компания» ачык акционер җәмгыяте генераль директоры Рәүзил Хаҗиев Нонна Гришаеваны фестивальгә чакырды инде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте