Бу көннәрдә Башкортостан Республикасы делегациясе Татарстанда мәдәният учреждениеләре эше белән таныша. Делегация составында – 44 кеше, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре.
Алар төрле районнарда булып, мәдәният учреждениеләре эше белән танышачаклар, түгәрәк өстәлләр эшендә, ә 30 августта Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итүдә катнашачаклар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте