27 августта «Байтик» лагерендә «Крутушка» VIII халыкара этник фестивале узды.
Быел фестиваль беренче тапкыр Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән уздырылды.
Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән катнашучылар үз халыкларының этник сәнгатен чагылдырган иҗатлары белән таныштырдылар. Гитарачы Әнвәр Измайлов (Кырым), «Этносфера» прогрессив музыкантлар һәм этник вокалчылар коллективы (Мәскәү), «Tambores» хатын-кызлар ансамбле (Мәскәү) чыгышы тамашачылар күңеленә хуш килде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте