Бу көннәрдә Тинчурин театры яңа сезонга әзерләнә. Искәртеп үтик: 83нче театраль сезон драматург Илһам Гали әсәре буенча куелган “Беренче мәхәббәт тылсымлы” комедиясе белән ачыла.
Театрның баш режиссеры РФның атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин коллективның яңа сезонга планнары белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, ел ахырына кадәр тинчуринлылар тамашачыларны 2 премьера белән сөендерәчәк.
Аерым алганда, иң элек Аяз Гыйләҗевның “Ефәк баулы былбыл кош” пьесасын сәхнәләштерү күздә тотыла. Режиссер 2018 елда күренекле язучының тууына 90 ел тулуын искәртеп, әсәрнең шушы дата уңаеннан алдан сәхнәләштерелеп уйналачагын әйтте. “Совет чорында иҗат ителгән әлеге пьеса бүген дә актуальлеген югалтмый”, – дип билгеләп үтте ул.
83нче сезонда тамашачыларга тәкъдим ителәчәк чираттагы премьера – драматург Туфан Миңнуллинның “Ак тәүбә, кара тәүбә” спектакле булыр дип көтелә. Шул рәвешле, театр татар классик әдәбиятын популярлаштыру юнәлешендә актив эшләвен дәвам итә, дип йомгаклады сүзен Рәшит Заһидуллин.
83нче сезонны ачу уңаеннан театр тамашачылар арасында «ТЫЛСЫМЛЫ АКЦИЯ» игълан итте! 14 сентябрьгә билет алып “Беренче мәхәббәт” тылсымлы комедиясенә килгән һәркемнең истәлекле бүләк оту мөмкинлеге бар. Бүләкнең кемгә эләгәчәге нәкъ менә шушы көнне билгеле булачак!