Августның 27 сеннән 28 сенә каршы төндә Россиянең шәһәр-калаларында «Кино төне» акциясе узачак. Татарстан анда шулай ук катнаша. «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә бу турыда Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова һәм «Татаркино» директоры Владимир Батраков сөйләде.
27 августта кичке сәгать сигездән башлап тамашачыларга өч фильм - «Легенда №17», «Батальон» һәм «Смешарик»ларны күрсәтәчәкләр. Фильмнарны интернет-тавыш бирү йомгаклары буенча сайлаганнар. Кино күрсәтү ачык һавада узачак.
Владимир Батраков Казаннан тыш фильмнарның республиканың кайбер районнарында да күрсәтеләчәген хәбәр итте.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте