Кичә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре җәзалап үтерелүгә 72 ел тулды. Бу уңайдан Казанда искә алу чарасы узды. Анда Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым да катнашты, ул бер төркем шагыйрьләр, язучыларга үз исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды, Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә тулы вәкаләтле вәкиллеге тарафыннан чыгарылган истәлек билгесе белән бүләкләде.