Барҗы-Умга авылында яңа клуб ачылды

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Әгерҗе районының Барҗы-Умга авылында яңа клуб ачу тантанасы булды. Бу – Әгерҗе районында республика программасы буенча төзелгән алтынчы мәдәният учагы. Клуб илле кешегә исәпләнгән, уку залы, грим бүлмәсе бар. “Илнур Мифтахиев җитәкчелегендәге “СтройГрад” төзүчеләре эшне кызуда тоттылар, сыйфатлы да итеп эшләделәр”, диде Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев аларга рәхмәтен әйтеп.

Муниципаль район башлыгы Валерий Макаров, барҗы-умгалыларның олы шатлыгын уртаклашып, клубка 100 мең сумлык сертификат бүләк итте. Баш төзүче Илнур Мифтахиев кулыннан символик ачкыч алганда мөдир Алсу Дәүләтшина клубны шаулатып-гөрләтеп эшләтергә сүз бирде.

Сәхнә осталары бу көнне үк матур чыгышлары белән сөендерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International