Марина Цветаеваны искә алу көне

2016 елның 23 августы, сишәмбе

31 августта Марина Цветаеваның вафатына 75 ел тула. Алабугада ул соңгы көннәрен уздыра: 1941 елның август аенда шагыйрь бакыйлыкка күчә. Озак еллар дәвамында Цветаеваның иҗаты һәм исеме тыелганнар арасында булды. Бары 60 нчы елларда гына ул «әсир»лектән азат ителеп, яңадан әдәбият мәйданына кайтты.  Алабугада 31 август көнне шагыйрьне искә алу чаралары узачак.

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International