Сентябрьнең 5еннән 11 енә кадәр Казанда XII Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Форумга кунак булып традиция буенча бөтен дөньядан кино әһелләре, режиссерлар, актерлар һәм продюсерлар җыелачак. Фестивальнең оештыру комитеты хәзер күп кенә Россия кино йолдызлары белән сөйләшүләр алып бара. Кайбер танылган артистлар Казанга килергә ризалыкларын да бирделәр инде.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте