«Йолдызлык» фестивале лауреатлары 18 августта Алексеевск районының Лебедино авылында зур концерт куйды. Программа фестивальнең «алтын фондына» кертелгән әсәрләрдән төзелгән иде. Аларны узган елларда әлеге зур музыкаль бәйгедә җиңү яулаган, хәзер инде күренекле артистлар булып танылган Рузил Гатин, Владимир Шнитко, Алексей Родионов, Илгиз Зәкиев, Александр Бушуев, Марина Михайлова, Игнат Изотов, Камила Зәлиева, Юлия Макарова, Зилә Гыйбатова башкарды.
27-28 августта артистлар Нурлатта чыгыш ясаячак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте