Әлки районының Бибай Чаллы авылында күпфункцияле мәдәни үзәк ачылды

2016 елның 19 августы, җомга

Бибай Чаллысында яшәүчеләр өчен 18 августта күптән көтелгән сөенечле вакыйга булды – авылда күпфункцияле мәдәни үзәк, гади итеп әйткәндә, клуб ачылды. Ул бик кирәк иде, чөнки биредә үзешчән сәнгатьтә үзләрен күрсәтеп сыналган, җыр-биюне яраткан, актив халык яши.

 Яңа үзәкне ачу тантанасында зур кунаклар – традицион мәдәниятләрны үстерү үзәге директоры урынбасары Гали Габдрахманов, район башлыгы Александр Никошин, бибайлыларга клуб төзеп биргән “Строитель и К” җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин катнашты.

Гали Габдрахманов яңа үзәккә тавыш көчәйткеч аппаратура сатып алу өчен сертификат бүләк итте. Шулай итеп, яңа клуб беренче тамашачыларны кабул итте. Аларга район мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International