Августның 19 ыннан 21 енә кадәр «Әдәби Чистай» автор җыры фестивале уздырыла. Аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы,Чистай муниципаль районы, Чистай дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы оештыра.
Фестиваль вакытында иҗат һөнәрханәләре эшләячәк, конкурста катнашучыларның төрле номинацияләрдә чыгышлары булачак.
Ростов-на-Дону, Йошкар-Ола, Чабаксар, Новотроицк, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Чистай, Азнакайдан килгән җырчылар бәйгедә көч сынашачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте