Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студентлары һәм педагоглары «Искра» сәнгать һәм туган якны өйрәнү фестиваленең йомгаклау вакыйгасында катнашты. Урам сәнгате көннәре Казанда августның 13 һәм 14 ендә узды. Фестивальнең төп мәйданчыгы Лядов паркында урнашачак. Анда иҗат белән шөгыльләнү өчен махсус мәйданчыклар оештырылган иде. Акрил буяулар белән табигать күренешләрен сурәткә төшерү, төсле камырдан сынчыклар әвәләү, аппликация, рәсем ясау күпләрнең күңеленә хуш килде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте