Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт симфоник оркестры репетициясендә булды

2016 елның 16 августы, сишәмбе

Кунаклар өчен музыкантлар Дмитрий Шостаковичның 11 нче номерлы симфониясеннән (1905 ел) өзек уйнады

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт симфоник оркестры репетициясендә булды. Аны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин озата йөрде. Александр Сладковский җитәкчелегендәге оркестр репитицияләре Казанда С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында үткәрелә. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунаклар өчен биредә Дмитрий Шостаковичның 11 нче номерлы симфониясеннән (1905 ел) өзек уйнадылар. Оркестр дирижеры Александр Сладковский сөйләгәнчә, Татарстан оркестры тарихы Натан Рахлин вакытында Шостаковичның 11 нче номерлы симфониясеннән башланган.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановка хәбәр итүләренчә, оркестр 2 августтан башлап “Мелодия” фирмасы өчен Дмитрий Шостаковичның барлык симфонияләрен һәм инструменталь концертларын яздыру эшенә керешкән. Әлеге гаять зур музыкаль проект бөек композиторның тууына 110 ел тулуга багышланган. Мария театрының баш тавыш режиссеры Владимир Рябенко проектның тавыш режиссеры булган.

Александр Сладковский билгеләп үткәнчә, бүгенгә кадәр Россия оркестрларының берсе дә Шостаковичның симфонияләре һәм инструменталь концертларының тулы циклын яздыруга ирешмәгән. “Мелодия”нең зур күләмле проектны тормышка ашыруга Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрын сайлавы – ул музыкантларга карата хөрмәт, шулай ук катлаулы дәрәҗәдәге партитураларның тулы циклына алынырга сәләтле оркестрның эш күрсәткече дә.

Рөстәм Миңнеханов оркестрда эшләүчеләргә уңышлы эшчәнлек теләде. “Мелодия” фирмасы өчен музыка яздыру эше югары дәрәҗәдә башкарылыр, минем монда бернинди дә шигем юк, диде ул музыкантларга мөрәҗәгать итеп.

«Татар-информ» МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International