Бүген Яңа Чишмә муниципаль районының Ленино авылында Мәдәният йорты ачылды

2016 елның 16 августы, сишәмбе

Бүген Яңа Чишмә муниципаль районының Ленино авылында  «авыл клубы» программасы нигезендә төзелгән яңа Мәдәният йорты ачылды. Клубның залы 200 урынга исәпләнгән.   

Мәдәният йортын ачуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, башка вазыйфаи затлар катнашты.  Кунаклар бина белән таныштылар, район үзешчәннәре әзерләгән концерт карадылар. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International