Сабаның район мәдәният йорты «Дулкын» халык бию ансамбле «Җырлы, һөнәрле Россия» бөтенроссия фольклор һәм һөнәрчелек фестивалендә чыгыш ясады. Фестиваль Воронеж өлкәсенең Воробьев районында 5 - 7 августта уздырылды.
Татарстан вәкилләре бу фестивальдә беренче тапкыр чыгыш ясады. Ансамбль башкаруында татар биюләре тамашачылар алкышлап җылы кабул итте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте