7 августта Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы укытучылары һәм студентлары татар дизайнерларының «Печән базары» фестивалендә катнашты. Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында оештырылган бу фестивальдә алар «Казан җөе» кулланып күн мозаика техникасында башкарылган эшләнмәләр тәкъдим иттеләр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте