Сентябрьнең 5 сеннән 11енә кадәр Казанда XII Халыкара мөселман кинофестивале узачак. Оештыру комитеты массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен аккредитацияләүне башлый.
1. Аккредитация өчен алдан ук гариза бирергә, ММЧдан һәр вәкилнең исем-фамилиясен, шулай ук элемтә өчен мәгълүматларны күрсәтергә кирәк.
2. Һәр гариза редакция бланкында тутырылырга, аңа ММЧ җитәкчесе кул һәм мөһер куярга тиеш.
3. Ачылу һәм ябылу тантанасына (Кызыл келәмгә) аерым аккредитация кирәк.
4. Гаризаларны 30 августка кадәр shigabetdinov.pr@gmail.com адресына җибәрергә кирәк.
89372850121
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте