Узган ял көннәрендә Казан үзәгендәге парк-скверлар арт-мәйданчыкларга әверелде: монда Урам сәнгате көннәре узды. Иртәдән кичкә кадәр бу мәйданчыкларда спектакльләр, концертлар, күргәзмәләр, экскурсияләр узды. Балалар мәйданчыкларында курчак театрлары, иҗат һөнәрханәләре, төрле уен-бәйгеләр оештырылды.
Зур бәйрәмдә Екатеринбург, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижевск шәһәрләреннән барлыгы йөздән артык артист катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте